Чуаш Киштәге авылында тантаналы рәвештә күпфункцияле үзәк ачылды

2019 елның 6 сентябре, җомга

Бүген Буа муниципаль районының Чуаш Киштәге авылында җирле халык күп функцияле үзәк ачылды. Тантанада ТР Дәүләт Советы депутатлары Шакир Яһүдин һәм Ринат Гайзатуллин, ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, район башлыгы Марат Җаббаров, район башкарма комитеты җитәкчесе Ранис Камартдинов, авыл җирлеге халкы катнашты.

Әйтергә кирәк, Чуаш Киштәге авыл җирлеге өч торак пунктны берләштерә. Чуаш Киштәге авылында бүген 365 авыл кешесе яши. Объектның тантаналы ачылышына олысы да, кечесе дә җыелды, барысына да яңа бина бусагасын атларга түзмәде.

Үзәк, чыннан да, күп функцияле. Анда 100 урынга исәпләнгән авыл клубы, фельдшер-акушерлык пункты, китапханә урнашкан. Күп функцияле үзәк ачылу белән беррәттән, авылда туып-үскән, Беренче бөтендөнья сугышында катнашкан, Петроградтагы революцион вакыйгаларда катнашкан, КПССның Чабаксар өлкә комитеты 1 секретаре Савандеев Георгий Степановичка истәлек тактасын ачу тантанасында катнаштылар.

«Стройгарант+» ҖЧҖ подрядчы оешмасының көйле һәм сыйфатлы эше нәтиҗәсендә объект кыска вакыт эчендә һәм яхшы сыйфатлы итеп тапшырылды. Ул авыл халкы өчен мәдәни һәм иҗтимагый тормыш үзәгенә әйләнсен, һәркем өчен ачык булсын һәм халык мәнфәгатьләренә хезмәт итсен иде!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International