Иске Тинчәле авылында гомер итүче Мөхтарова Әбризә Гаяз кызын 90 яшьлек юбилее белән котладылар

2019 елның 14 сентябре, шимбә

Бүген Иске Тинчәле авылында гомер итүче Мөхтарова Әбризә Гаяз кызын 90 яшьлек юбилее белән котладылар.

Әбризә Гаяз кызы «Волга» колхозыннан, төрле эшче булып эшләп, лаеклы ялга китә. Тыл хезмәтчәсе 3 бала тәрбияләп үстергән.

Буа районы Башкарма комитетының төзелеш, транспорт, торак-коммуналь һәм юл хуҗалыгы бүлеге начальнигы урынбасары Ленар Хисамов юбилярга нык сәламәтлек, бәхет һәм озын гомер теләде. Әбриза Гаязовнага Россия Президенты Владимир Путинның котлау открыткасы, чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International