Буада Халыкара өлкәннәр көнен билгеләп үттеләр

2019 елның 4 октябре, җомга

Бүген мәдәния үсеш үзәгенә быел 70 яшен тутырган өлкәннәрне чакырдылар. Районда бүгенге көндә мондый юбилярларның саны 464кә җитә. Аларга иң беренче котлау сүзләрен муниципаль район башлыгы вазыйфаларын башкаручы Ранис Камәретдинов җиткерде. Ул әлеге буын кешеләрен районыбызның алтын фонды, дип атады. Ранис Рафисович залда утыручы өлкәннәргә бүгенге тормышыбыз, хезмәтләре белән районның икътисадын үстерүдә, киләчәкне тәрбияләүдә керткән өлешләре өчен рәхмәт әйтте. Исәнлектә, картаймый яшәүләрен теләде. Аннан сәхнәгә 50 ел бергә гомер иткән гаиләләр – Буадан Николай һәм Валентина Волковлар, Владимр һәм Галина Пайгуновлар, Әбрар һәм Розалия Садыйковлар, 1 октябрьдә 70 яшен тутырган шәһәрдән Зоя Насейкина, Бикмураздан Вәгыйзь Хөсәенов, Ирек Хуснетдинов күтәрелделәр. Барысына да бүләкләр, чәчәк бәйләмнәре тапшрдылар.

Өлкәннәрне тәбрикләргә РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыльметдинов, ТР Дәүләт Советы депутаты Шакир Ягудин, Буа якташлыгы җәмгыяте җитәкчесе Ирек Закиров та кайткан иде. Илдар Гыйльметдинов тәбрикләү сүзләрен ирештергәндә киләчәктә яңа эшләнеп килә торган  программалар, өлкәннәр өчен нинди яңалыклар көтеләсе турында да әйтеп китте:

-Буада бер-бер артлы спорт комплекслары төзелә, аларга йөрегез, сәламәтлегегезне кайгыртыгыз. Безгә әле сезнен өчен күп эшлисе бар. Бигрәк тә пенсияләр, авыл хуҗалыгы өлкәсендә, дияр идем Озакламый авыл хуҗалыгын комплекслы үстерү буенча яңа программа гамәлгә керәчәк. Программалардан балаларыгыз, оныкларыгыз файдаланып, алар өчен сөенеп яшәргә булсын,- диде ул. Мәдәният хезмәткәрләре әзерләгән концерт барысы өчен дә бүләк булды. Юбилярларга район җитәкчелеге тарафыннан әзерләнгән азык-төлек салынган пакетлар тапшырдылар.    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International