Кичә Буа шәһәренең Үзәк базарында Буа муниципаль районы җитештерүчеләренең авыл хуҗалыгы продукциясе ярминкәсе узды. Халыкара өлкәннәр көненә багышланган ярминкәдә Буа муниципаль районы башлыгы вазифаларын башкаручы Ранис Камартдинов катнашты, бәяләр республика җитәкчелеге тәкъдимнәренә туры килә, тәкъдим ителгән барлык продукция кулай бәяләрдән сатыла, дип билгеләп үтте.
Буалылар, чыннан да, аерманы сизде. Мәсәлән, Буа май-Сыры комбинаты бу көнне 350 сумнан атланмай, мәктәп яны участогында үстерелгән кәбестәне, бәрәңгене, мәктәпләр килограммын 5 сумнан саттылар, умартачылар үз балларын өч литрлы банканы 1200 сумнан тәкъдим иттеләр.
Шулай ук буалыларга һәм район кунакларына үзләренең дәртле чыгышлары белән район үзешчәннәре дә күтәренке кәеф бүләк иттеләр.