Район оешма-предприятиеләре җитәкчеләре белән традицион киңәшмә узды

2019 елның 9 октябре, чәршәмбе

Бүген Буа шәһәренең мәдәни үсеш үзәгендә Буа муниципаль районы башлыгы вазыйфаларын башкаручы Рәнис Камартдинов рәислегендә районның предприятие, оешма, учреждение җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән киңәшмә узды. Традиция буенча ул бүләкләүләрдән башланды. «ЭкоЯз» конкурсы кысаларында Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат - йорты-«Иң яхшы предприятие» номинациясендә, «Иң яхшы гаилә» номинациясендә - Буа шәһәренең Зыятдиновлар гаиләсе, «Иң яхшы балалар бакчасы» номинациясендә - «Солнышко»балалар бакчасы Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының дипломнары һәм кыйммәтле бүләкләре белән бүләкләнделәр. «Нечкәбил» республика конкурсы кысаларында уздырылган «Искиткеч гаилә тормышы» конкурсы җиңүчесе дипломы белән Петрова Тамара  бүләкләнде, шулай ук Петровлар гаиләсе әлеге конкурсның «Халык бәйрәме» номинациясендә катнашучы дипломына лаек булды. «Цифрлы прорыв» Бөтенроссия конкурсы финалы кысаларында «Юниорлар» мәктәп номинациясендә 3 урын алганы өчен «КОД» командасы (җитәкчеләре Шамгунова Г. Н., Мулеева А. Ю., Каюмова А.Р.) диплом белән бүләкләнде. Буа шәһәренең 5нче гимназиясенең 9 сыйныф укучысы Журавлев Владимир робототехника буенча Бөтендөнья олимпиадасында «Акыллы шәһәрләр» номинациясендә катнашучы сертификаты белән бүләкләнде. Районның финанс-бюджет палатасы коллективы намуслы хезмәте һәм эшендә югары күрсәткечләргә ирешүе өчен Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Аннан Ранис Рафис улы җыелучыларны районда алып барыла торган агымдагы эшләр белән таныштырды: өлкәннәр көне кысаларында районда РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Шакир Яһудин катнашында тантаналы чаралар үткәрү, укытучылар көне турында сөйләде. "«Безнең ишегалды» программасын тормышка ашыру кысаларында районның барлык ишегалларын төзекләндерү планлаштырыла, хәзерге вакытта биредә яшәүчеләр белән проектлар формалаштыру буенча уртак эш алып барыла", дип билгеләп үтте. "2019 елның 24 ноябрендә үзара салым буенча җирле референдум булачак. «Үзсалым» программасын гамәлгә ашыру кысаларында 2020 елда шәһәрдә яңа тротуарлар төзүне дәвам итү планлаштырыла», - диде Ранис Камартдинов һәм һәркемне әлеге чарада катнашырга чакырды.

Буа шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Олег Панцырев беркетелгән территорияләрдә агач һәм куаклар утырту, район предприятиеләре, оешмалары һәм учреждениеләре биналарының һәм территорияләренең яңа ел фасадларын бизәү турында сөйләде.

Юлларны, күпер корылмаларын һәм гидротехник корылмаларны кышкы чорга карап тотуга әзерлек турында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары вазыйфаларын башкаручы Ленар Хисамов сөйләде. Киңәшмә кысаларында 2020-2022 елларга һәм 2024 елга кадәр чорга Татарстан Республикасының Социаль-икътисадый үсеше фаразы, 2019 елда Буа муниципаль районында физик затлар тарафыннан милек салымнары түләү буенча агымдагы вәзгыять, 2019 елда җәйге сәламәтләндерү кампаниясе йомгаклары һәм 2020 елга бурычлар турында фикер алыштылар. Катнашучылар шулай ук көзге чәчү, туфрак әзерләү, чөгендер, көнбагыш, кукуруз җыю, Буа районының һәм Буа шәһәренең оператив хәле турында мәгълүмат белән таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International