Марат Җәббаров: безнең бурыч – файдаланылмый торган авыл хуҗалыгы җирләрен кызыксынучы фермерларга биреп, аларны авыл хуҗалыгы әйләнешенә кертү

2019 елның 14 октябре, дүшәмбе

11 октябрьдә Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат Җәббаров   Татарстан  Республикасы Җир һәм мөлкәт  мөнәсәбәтләре министрлыгы,  Росреестрның  Татарстан  Республикасы идарәсе һәм Россия  авыл  хуҗалыгы  күзәтчелегенең (Россельхознадзорның)  Татарстан  Республикасы идарәсе белән  авыл  хуҗалыгы  билгеләнешендәге  җирләрне  әйләнешкә  кертү  мәсьәләсе  буенча  киңәшмә  уздырды.  

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы тарафыннан Россия  авыл  хуҗалыгы  күзәтчелегенең Татарстан  Республикасы идарәсе  белән  берлектә файдаланылмый  торган  авыл  хуҗалыгы  билгеләнешендәге  җирләрне  әйләнешкә  кертү  буенча      уңышлы  эш алып барыла.   Бу  хакта  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары     Ришат Хәбипов сөйләде. Ул  шулай  ук   2019 елда    Россия  авыл  хуҗалыгы  күзәтчелегенең Татарстан  Республикасы идарәсе     тарафыннан,  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  белгечләре  белән  берлектә,  урыннарга  чыгып,  файдаланылмый  торган  җир  кишәрлекләренә   күчмә  тикшерү     уздырылуы  турында  әйтте, нәтиҗәдә, 33,4 мең га  файдаланылмый  торган  җир булуы  ачыкланды.  күзәтчелек  чаралары  барышында   2,5 мең  га җир  әйләнешкә  кертелде.  Җир законнарын  бозган  өчен  49  хокук  бозучы    административ җаваплылыкка җәлеп  ителде, 2,375 млн сум   административ штраф  салынды.  Федераль салым  хезмәтенә  җир  салымы ставкасын  күтәрү  буенча мәгълүмат җибәрелде.    

Очрашу  барышында  яклар  шулай ук   хуҗасыз  авыл  хуҗалыгы  объектларын  кызыксынучы  авыл  хуҗалыгы  предприятиеләренә  бирү  максатында  аларны  рәсмиләштерү  мәсьәләләрен карадылар.  

Эшче  киңәшмә  нәтиҗәләре  буенча,  файдаланылмый  торган  җирләрне кызыксынучы  крестьян (фермер) хуҗалыкларына  тапшыру  һәм аларны  авыл  хуҗалыгы  әйләнешенә  кертү мөмкинлеген карау  өчен  шундый  җирләрнең    милекчеләре  белән  сөйләшү турында  карар  кабул  ителде.    Бу  эш  һәр  районның  башкарма  комитетлары  тарафыннан  барлык  файдаланылмый  торган  җирләр  буенча  башкарылачак.  Һәр квартал   нәтиҗәләре буенча   эшкә  йомгаклар  ясау  планлаштырыла. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International