Халыклар бердәмлеге көнендә Чуаш Киштәге авыл халкы үз фикерендә бердәм иде

2019 елның 5 ноябре, сишәмбе

Чын бәйрәм – концерт һәм сый белән – Чуаш Киштәге авылы халкы өчен  халык җыены булды. Халык бердәмлеге көнендә авыл халкы бердәм булган – үзара салым акчаларын җәлеп итеп эшне дәвам итү, 2020 елда юллар төзүне төгәлләү, ә аннары зиратны төзекләндерү турында да кайгыртырга кирәк.

Киләсе елда үзара салым кертү өчен тавыш биреп һәм җыем суммасын билгеләп, авыл халкы, Буа муниципаль районы башлыгының беренче урынбасары И. Ф. Еремеев һәм Килдураз авыл җирлеге башлыгы З. З. Әхәтов катнашудан файдаланып, борчыган мәсьәләләр турында фикер алыштылар, авыл тормышы һәм бәйрәмнәре турында сөйләделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International