Пневмония хәтәре

2019 елның 22 ноябре, җомга

Районда пневмония белән чирләүчеләр саны күбәя бара. Ел башыннан алып 20 ноябрьгә кадәр 159 кеше теркәлгән. Шуларның 28е – балалар.

Район үзәк дәваханәсе табиб-эпидемиолог Резедә Җәләлова сүзләренә караганда, пациентларда әлеге авыруның ике төре дә – бактерияле һәм вируслы пневмония дә бар. Икесе дә авыру кешедән һава юллары аша йога. Билгеләре аерылмый, икесендә дә температура югары күтәрелә, сулыш алу авырлаша, баш авырта, хәлсезлек сизелә. Пневмониягә “бәйләнчек” йөткерү дә хас, кеше күпме генә йөткерсә дә, аңарда йөткереп бетерә алмаган хис кала. Әлеге ике төр пневмонияне чагыштырсаң, аның вируслысы куркынычрак, ди табиб, чөнки анда бу процесслар икеләтә тизлек белән бара, ул кешене тиз арада ега, иммунитеты да начар булса, авыру җиңәргә дә мөмкин.

– Пациентларга өйдә үз-үзегезне дәвалау белән шөгыльләнмәгез, дип кат-кат әйтәм. Алар салкын гына тигән, үтәр әле, дип кадерле вакытны әрәм итәләр. Өстендә дәваламасаң, ул башка хроник үпкә авыруларга китерә. Исегездә тотыгыз, тулысынча 10 көн дәвалау курсы үтмичә, пневмония бетми, шуңа кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итегез, - ди Резедә Вадимовна.

Әлеге хәтәр чирне булдырмас өчен, пневмониягә һәм аны китереп чыгаручы авыруларга (шундыйлардан грипп) каршы көрәшүче вакцинаны организмга кертү хәстәрен алдан күрергә кирәк. Беренчедән, гриппка каршы прививка салдыру мөһим. 1 декабрьгә кадәр районда прививкалау кампаниясе бара. Бу уңайдан яңа поликлиниканың 220нче кабинетында һәркемне көтәләр. Икенчедән, пневмониягә каршы махсус “Пневмококк” дип аталган вакцина бар. Аны сау-сәламәт кешеләргә бер тапкыр салдыру да җитә. Риск төркемендәгеләрне – балаларны өч тапкыр – 2, 4,5, 15 айдан вакциналаштыралар, 60 яшьтән узучылар аны кабул итә. Шулай ук, табиблар бу прививканы йөрәк-үпкә авырулары белән интегүчеләргә дә тәкъдим итәләр.

– Профилактикада прививканың әһә-мияте бик зур. Мисал өчен без теркәгән 159 кешенең берсе дә вакциналаштырылмаган. Бу чир авыру кешедән тиз иярә бит, сизмисең дә. Мәсәлән, узган айда бер авыл мәктәбендә, бер сыйныфта укучы бер-бер артлы биш бала пневмония белән авырды. Ярый әле, вакытында безгә мөрәҗәгать итеп, дәваландылар, - ди табиб-эпидемиолог.

Резедә Җәләлова һәрдаим иммунитетны да ныгытып торырга киңәш итә. Моның өчен дөрес тукланырга, соңгы вакытта үзгәреп торучан һава торышына карап дөрес киенергә, аяк-кулларны туңдырмаска, күбрәк җәяү йөрергә, контраст душ кабул итәргә кирәк, дип белдерә ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International