Мәдәни үсеш үзәгендә гражданнар җыеннарына һәм үзара салым мәсьәләләре буенча референдумга йомгак ясалды

2019 елның 10 декабре, сишәмбе

Буа шәһәренең Мәдәни үсеш үзәгендә предприятие, оешма, учреждение җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары, Буа муниципаль районы Башлыгы вазыйфаларын башкаручы Ранис Камартдинов җитәкчелегендә үзара салым мәсьәләләре буенча гражданнар җыеннарына һәм референдумга йомгак ясадылар, Яңа ел чараларына әзерлек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Буа муниципаль районындагы оператив хәл белән Россия Эчке эшләр министрлыгының Буа муниципаль районы буенча бүлеге начальнигы Ренат Хәсәнов таныштырды. Район башлыгының беренче урынбасары Илдар Еремеев гражданнар җыеннары һәм үзара салым  буенча референдум нәтиҗәләре, үзара салым буенча  хәл итүгә юнәлдерелгән мәсьәләләр турында сөйләде. Башкарма комитеты  җитәкчесе урынбасары Лилия Садретдинова   Буа районында инвалидлар декадасы кысаларында үткәрелгән  чараларга  һәм алда торган Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгын билгеләп үтү кебек мөһим сорауларга тукталды.

Үз чиратында Буа шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Олег Панцырев район предприятиеләре, оешмалары һәм учреждениеләре биналарының һәм территорияләренең яңа ел фасадларын бизәү буенча гомумиләштерелгән мәгълүматны тәкъдим итте, Яңа ел чараларына әзерлек турында сөйләде. Буа районы электр челтәрләре начальнигы Виктор Быченков саклау зоналарында һәм һава электр линияләре терәкләрендә санкцияләнмәгән эшләрнең нәтиҗәләре турында кисәтте.

Аннары архив мәгълүматларын цифрлаштыру һәм архивның район оешмалары, предприятиеләре һәм учреждениеләре кадрлар хезмәтләре белән үзара бәйләнеше турында район Башкарма комитетының архив бүлеге җитәкчесе Ләйсән Самерханова сөйләде. Киңәшмәдә «Татнефтепродукт»  «Буа-нефть продуктлары» участогы начальнигы Рәис Гаффаров Буа муниципаль районы территориясендә бюджет структуралары һәм коммерция оешмалары өчен нефть продуктлары кайтарту тәкъдиме белән чыкты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International