Интернет-дус яки дошман?

2020 елның 24 гыйнвары, җомга

     Хәзерге вакытта яшүсмерләрдә социаль челтәрләрдә интернет-бәйлелек проблемасы бар. Хәзер инде 10-16 яшьлек балаларның берничә буыны "виртуаль дөньяда яши", ул алар өчен бик күп мөмкинлекләр һәм мәнфәгатьләр ача. Яжа мәгълүмат алудан тыелып кала алмау  компьютер бәйлелек дип атала да инде. Шул уңайдан Буаның «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге психологлары “Интернет-дус яки дошман?” исемендәге әңгәмә белән Кыят урта гомуми белем бирү мәктәбенең 7 сыйныф укучылары белән очрашу уздырды. Чараның максаты -укучыларда Интернет һәм компьютер уеннары белән артык мавыгу куркынычын аңлау һәм булдырмау.

Балалар мини-лекция тыңладылар, дискуссиядә, уеннарда актив катнаштылар. Белгечләр яшүсмерләрдә компьютер белән эшләүдә уңай һәм тискәре якларны күрә белергә тырыштылар. Чара ахырында интернет-бәйлелек турында видеоролик күрсәтелде. Әйткәннәрне гомумиләштереп, яшүсмерләр реаль тормыш иң якты, бай, кызыклы дигән нәтиҗәгә килделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International