Кичә, 15 мартта, район җитәкчесе Ранис Камартдинов Буа авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ранис Габитов озатуында «Алан», «Бола», «Авангард», «Заря», «Дружба» хуҗалыкларын карап чыкты. Ранис Рафис улы машина-трактор паркларын, сөт-товарчылык фермаларын, орлык складларын карады, язгы кыр эшләре өчен техниканы әзерләү барышы, тракторларны төзекләндерү белән танышты. Шулай ук чара кысаларында авыл хуҗалыгы предприятиеләре директорлары һәм баш белгечләре белән эшлекле очрашулар уздырды.
Район җитәкчелеге шулай ук көзге культуралар кырларын карады. «Авангард» авыл хуҗалыгы предприятиесендә 14 марттан күпьеллык үләннәрне һәм көзге культураларны тукландыруга керештеләр.