Хөрмәтле салым түләүчеләр!

2020 елның 27 марты, җомга

 

Килеп туган ситуациядә төп бурыч булып коронавирус инфекциясенең (COVID-19) таралуын кисәтү һәм булдырмау тора.

 

Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе шуны хәбәр итә: 2020 елның 27 мартыннан алып махсус күрсәтмәләргә кадәр территориаль салым органнарында (ТСО) салым түләүчеләрне кабул итү һәм аларга хезмәт күрсәтү бары тик алдан язылу буенча гына  Россия Федераль салым хезмәтенең Россия Федераль салым хезмәтенең рәсми сайтында «инспекциягә кабул итүгә Онлайн-язылу» интерактив сервисы аша гына гамәлгә ашырылачак. www.nalog.ru к

 

Куркынычсызлык максатларында  территориаль салым органнарына балалары белән һәм шулай ук 65 яшьтән өлкән, алдан сервис аша кабул итүгә язылган гражданнарга хезмәт күрсәтмәячәкләр.

Федераль салым хезмәте гражданнарның сәламәтлеге торышы турында борчыла һәм контактсыз хезмәттәшлеккә күчәргә чакыра.

Барлык корреспонденцияне, шул исәптән Россия Федераль салым хезмәтенең ТР буенча 8 нче номерлы районара салым инспекциясе салым түләүчеләрдән  бухгалтер хисапларын кәгазьдә кабул итүне  бары тик махсус урнаштырылган бокслар аша гына кабул итәчәк.

 

Бергә, шундый гамәлләр белән генә, без инфекция таралуны туктатырга һәм илдәге хәлне тотрыкландырырга   ярдәм итә алачакбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International