Социаль ярдәм чаралары автомат рәвештә 6 айга озайтыла

2020 елның 27 марты, җомга

Буа муниципаль районындагы  15 номерлы Республика матди ярдәм үзәге бүлеге  Россия Федерациясе Президенты В.В. Путин йөкләмәсе нигезендә, коронавирус йогышы таралу куркынычын минимальләштерү максатларында, 2020 елның 1 октябренә кадәр (6 айга) түләү чоры 2020 елның 30 сентябренә кадәр чыга торган Россия Федерациясе субъектлары законнарында билгеләнгән социаль ярдәм чараларын бирү турында карар кабул ителде, дип хәбәр итә.

Түбәндәге түләүләрне бирү озайтылачак:

- юл йөрү өчен айлык акчалата түләү;

- хезмәт ветераннарына социаль ярдәм чаралары;

- 16 яшькә кадәрге балага айлык пособие бирү;

- балалар бакчаларында баланы караган һәм тәрбияләгән өчен ата-аналар түләвенең бер өлешен өстәмә компенсацияләү;

- даими рәвештә кеше каравына мохтаҗ булган 18 яшькә кадәрге инвалид балаларга өстәмә айлык акчалата түләү;

- хроник бөер җитешсезлеге һәм онкология авырулары белән интегүче затларга дәвалау урынына бару чыгымнарын компенсацияләү.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының югарыда күрсәтелгән түләүләрне озайту турындагы карары проекты эшләнде һәм якын арада кабул ителәчәк.

Беренче бала туу (уллыкка алу) белән бәйле рәвештә айлык түләүне һәм торак урыны һәм коммуналь хезмәт күрсәтүләр өчен түләүгә субсидияләр бирүне озайту өлешендә  шуны хәбәр итәбез: хәзерге вакытта Россия Федерациясенең тиешле норматив хокукый акты көтелә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International