Район Советы утырышлар залында дүшәмбе көнне шәһәрдәге күпкатлы йортлар буенча өлкәннәр катнашында традицион киңәшмә узды. Анда тиздән төгәлләнәчәк капиталь ремонт барышы хакында сүз барды, беррәттән башка мәсьәләләр дә кузгатылды.
Шушы көннәрдә “Авангард” агрофирмасында комбайннар парады узды. “Кыр кораблары”ның уракка әзерлеген районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, дәүләт техника күзәтчелеге бүлеге белгечләре белән бергә “Татагрохим” җәмгыяте генераль директоры урынбасары Илдар Әфләтунов, Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгече Наил Алиуллов кабул иттеләр.