ЯҢАЛЫКЛАР


29
сентябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү промышленносте көненә багышланган традицион тантана бүген  Казанның “Корстон” комплексында узды

5 октябрьдә, 13 сәгатьтә “Бердәм Россия” сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма комитетында бкалыларны шәхси сораулары буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ринат Рәүф улы Гайзатуллин кабул итә.

 

Йөз яшь көн дә тулмый, дип Иске Суыксу Выселкасы  авылы халкы Фәйрүзә әби Хәсәнҗанованың юбилеен зурлап, корбан сарыклары суеп, мәчеттә уздырды. Кунаклар арасында район җитәкчелеге дә, туганнар да, бергә гомер кичергән  авылдашлар да бар иде.

 

"Татарстан Республикасының ат хуҗалыгы һәм ат спорты федерациясе” җәмгыять оешмасы рәисе Васил Шәйхрәзиев җитәкчелегендә 1 октябрь көнне Арча районының Яңа Кырлай бистәсендә Ат көне үткәрелә. 

1 октябрь дә республикада “Агач утырту көне” үткәрелә. Тик буалылар бу көнне дә көтмичә бу изге эшкә керештеләр инде. Оешма-предприятиеләрдән үз участокларында агач утырту эшен “Буа элеваторы” хезмәткәрләре башлап җибәрделәр. Алар шәһәрнең Совет урамына 280 төп агач утырттылар.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International