Аның шушы көннәрдә генә Россия күләмендә үткәрелгән “Иң яхшы гаилә сөт фермалары” конкурсында беренче урын алуын хәбәр иткән идек. Ул әлеге бәйгенең “100 башка кадәр” номинациясендә җиңде.
Буада үтәчәк «Идел – Буа – Урал: аралашу мәйданы» Идел буе халыкларының I Бөтенроссия фестивале статуэткасына нигез итеп Карлы метеориты алыначак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Буа татар дәүләт драма театрының сәнгать җитәкчесе Раил Садриев хәбәр итте. Шул Карлы метеоритын кулланмасак, Буаның фестиваль кунакларына күрсәтердәй башка әйбере юк дип борчыла ул.