ЯҢАЛЫКЛАР


6
февраль, 2017 ел
дүшәмбе

Буада “Ел тәрбиячесе”исемнәрен атадылар! 

Әлеге бәйгенең нәтиҗәсе узган җомгадан бирле “ачык” калды. Ниһаять, бу исемнәр мәгълүм! Менә алар кемнәр:

“Әкият” балалар бакчасыннан Резеда Санатуллова

Спартакиада кысаларында чаңгы ярышлары ике көн барды. Шимбә көнне узышлар, якшәмбе эстафета узды. Эстафетада шәһәр оешма-предприяиеләр командалары арасында беренчедә - “Буа газы”, икенчедә – шикәр заводы, өченчедә – БуЭС. Узышларда да командалар шул тәртиптә урнаштылар. Шәхси беренчелектә җиңүче командада  өч призлы урын –  Сергей Батин беренче, Сергей Гришин – өченче, хатын-кызлардан Ландыш Хәйретдинова икенче булдылар

Мәгариф хезмәткәрләренең республика Спартакиадасының зона ярышларында катнашты алар. “Арктика” спорт мәктәбендә шимбә көнне узган бәйгедә тагын Апас, Кайбыч, Чүпрәле, Югары Ослан, Лаеш, Кама Тамагы укытучылары көч сынады.

Быел бу “кара” датага 15 ел тулды. Шәһәрнең үзәк мәйданына, хезмәт бурычларын үтәгәндә һәлак булучылар истәлегенә куелган һәйкәл каршында, гадәттәгечә, полиция хезмәткәрләре, һәлак булучлырның якыннары җыелды. Муниципаль район башлыгы вазифаларын башкаручы Илдар Еремеев, полиция бүлеге начальнигы Радик Егоров герой хокук сакчыларының батырлыгы хакында сөйләделәр,  аның хәтерләрдә мәңге сакланачагын, гаиләләрен ярдәмнән ташламаячакларын әйттеләр

Безнең шәһәр территориясендә “Сәламәтлек” сәламәтләндерү комплексы төзелә. Бу хакта Буа шәһәр башкарма комитеты хәбәр итә. Бу уңайдан комплексны урнаштыру урыны буенча фикер алышуда  буалыларның да катнашуы көтелә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International