2017 нче елның 21 нче февралендә Буа муниципаль районында 5 укучыга тантаналы рәвештә Россия Федерациясенең төп документы – паспорт тапшырылды.
Районда яшь буынга хәрби-патриотик тәрбия бирү айлыгы бара. Аның кысаларында төрле бәйгеләр үткәрелә.
Сәгать 7дә сикереп торырга, стройга тезелергә, иртәнге ашка һәм – мәктәпкә! Кайбер яшьтәшләре еламыйча боткасын да ашый алмаганда, бу малайлар, булачак офицерлар, тимер дисциплина кысаларында яшиләр. Ватан сакчысы көне уңаеннан Тәтеш кадет интернат-мәктәбендә белем алучы яшь буалылар белән аралаштык.
Шимбә көнне Наратлык урманында СССРның, РСФСРның югары категорияле тренеры, чаңгы спорты буенча СССРның спорт остасы Сабирҗан Нәфыйков истәлегенә традицион чаңгы ярышлары узды.