ЯҢАЛЫКЛАР


27
февраль, 2017 ел
дүшәмбе

АСО (КСЮИ) студенты Миләүшә Латыйпова 23-26 февраль көннәрендә Новочебоксарск шәһәрендә узган каратэ буенча VIII Россия ачык чемпионатында һәм беренчелегендә катнашты. Ул 16-17 яшьлек кызлар арасында беренче урын яулады

Буада ике көн Масленица бәйрәме гөрләде. 25 февральдә Яшьләр паркында Мәдәни үсеш үзәге хезмәткәрләре халыкны кайнар коймакка чакырды. Кышны озату бәйрәме белән бирегә җыелган халыкны район башлыгы вазифаларын башкаручы Илдар Еремеев котлады. Ул буалыларга тыныч язлар, җәйләр килүен теләде. Аннан барчасы рәхәтләнеп күңел ачты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International