Бүген Әлши авылында яшәүче Антонина Бабатеевага 90 яшь тулды. Аны әлеге бәйрәме белән муниципаль район башлыгы вазифаларын башкаручы Илдар Еремеев, районның халыкны социаль яклау бүлеге начальнигы Ләйлә Камалова, авыл җирлеге башлыгы Валерий Сюрмин, авыл клубы хезмәткәрләре котладылар, Россия Президенты Владимир Путинның тәбрикләвен һәм бүләкләр тапшырдылар.
Зур Боерган яшәүче Раил Хисамовның хуҗалыгында 30 баш ат асрый. Ул берничә ел элек грант акчасы ота, шуңа 12 баш ат сатып ала. Араларында “Русский тяжеловес”, Русский рысистый”, “Литовский тяжеловес” кебек токымлылары да бар.