“Батыр” спорт мәктәбендә Альбина Вәлиуллина кул астында шөгыльләнүче балалар Нурлат шәһәрендә узган бәйгедә берничә призлы урын яуладылар. Регина Карпова 48 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында икенче, Регина Ваһапова – өченче, 84 килограммга кадәр үлчәүдә Адель Мангутов шулай ук өченче булды. Котлыйбыз!