ЯҢАЛЫКЛАР


16
март, 2018 ел
җомга

Буа районында "Язгы мәрхәмәтле атна- мәрхәмәтле эшләр эстафетасы “ Мәрхәмәтле Татарстан” акциясе дәвам итә

Хөрмәтле буалылар! 18 мартта – киләсе якшәмбедә Россиядә Президент сайлаулары. Буа районында 56, шәһәрдә 15 сайлау участогы эшләячәк. Аларның ишекләре 8 сәгатьтән 20 сәгатькәчә ачык булачак. Барлык буалыларның мөһим сайлау ясауда актив булуы көтелә.

Аягында протез, бер күзе күрми, икенчесенә ашыгыч операция кирәк. Тәтеш шәһәрендә яшәүче 39 яшьлек икенче төркем инвалид  Айрат Гайнуллин шушы хәлдә җырлар яза, аларны үзе башкара һәм барысы да яхшырачагына өметен өзми.

Әйтергә генә ансат, якташыбыз  Наил Садыйковның халык сәламәтлеген саклауга киткән еллары ярты гасырдан артып китә. Ул бүген дә яраткан һөнәреннән аерылмаган.

Бик уңышлы “җыелма” - Зифа Кадыйрованың «Язмыш сынавы» әсәре дә, Буа халык театры артистлары уены да.  Бу хакта драманы үз күзләрем белән күргәннән соң, башка тамашачы фикерен дә кушып әйтәм.

10 март көнне Казанда, Дуслык йортында "Чуаш чибәре-2018" конкурсы гала-концерты булды. Анда Буа районының Мөкерле авылы кызы Екатерина Тюплина "Чибәр" номинациясендә җиңде. Чуаш милли-мәдәни үзәге рәисе Владимир Ильин район җитәкчелегенә конкурсны үткәрүдә финанс ярдәме өчен рәхмәт белдерә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International