ЯҢАЛЫКЛАР


4
май, 2018 ел
җомга

Буа муниципаль районының  халыкка комплекслы социаль ярд әм күрсәтү “Гармония”үзәге социаль педагогы  тарафыннан  “Киләчәкне кайгырту” программасы кысалларында  яш үсмер кызлар очен  “Ана булуны планнаштыру”; “Сәләмәт әни – сәләмәт бала” дигән темаларгачара уздырылды

Президент районга  язгы кыр эшләренең барышы белән танышу максатында килде. Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, муниципаль район башлыгы Марат Җаббаров озатуында вертолетта кырларны карап әйләнде.

Буаның «Светофорик» балалар бакчасында «Бергәләп табигатъне саклыйк” исемле балаларның биюле флешмобы узды.

Кеше урман янгыннарының баш сәбәпчесе – эш һәм ял вакытында аның илтифатсыз ут куллануы. Янгынның күбесе авыл хуҗалыгы яныклары аркасында, чүп-чар яндырган, пикник, гөмбә һәм җиләк-җимеш җирләрендә, аулау вакытында, сүнмәгән шырпы яки тәмәке ташланган аркасында килеп чыга. Аучы аткан вакытта мылтыктан очып чыккан тыккыч пыскып яна һәм коры чирәмне яндыра башлый. Шешәләр һәм пыяла кыйпылчыклары белән тулы җирләр дә еш очрый. Кояшлы көннәрдә шул кыйпылчыклар яндыра торган линзалар кебек кояш нурларын фокуска җыя. Урманда бөтенләй сүндерелмәгән учак зур бәлагә китерә ала торган сәбәп.

Бөек шагыйрь Габдулла Тукай туган көндә традицион шигырь бәйрәме үткәрделәр. Аны оештыручы үзәкләштерелгән китапханә хезмәткәрләре, җитәкчесе Илүзә Фәткуллина яшь талантларны мәдәни үсеш үзәгенә җыйдылар.

Районда “Авангард”, “Дружба”, “Ямбулат”, “АгроНур” чәчүгә чыктылар. Авыл хуҗалыгы идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 3 майга    ул  340 гектарда башкарылган


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International