ЯҢАЛЫКЛАР


16
май, 2018 ел
чәршәмбе

Хөрмәтле мөсельман милләттәшләр! Барыгызны да ел дәверендәге иң хәерле ай - изге Рамазан ае белән ихлас күңелдән тәбрик итәбез!  Изге ай һәрбер йортка күп изгелекләр алып килсен!

Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең территориаль бүлеге мәктәп туклануы буенча сораулар буенча “кайнар линия” эше алып барылуы турында хәбәр итә. Буалылар мәктәп туклануына кагылышлы сорауларны 18 - 25нче май көннәрендә сәгать 9 дан кичке сәгать 5кә кадәр 3-52-89 и 3-17-04 телефоннары аша бирергә мөмкин.

Бүген иртән шәһәрнең үзәк паркы территориясендә эш гөрләде. рр
Экскаватор белән парк тирәсенә чокырлар казыдылар. Әлеге эшкә җитәкчелек итүче шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәбибрахманов парк тирәсе буйлап яшел чыршы үсентеләре утыртылачагын белдерде.

Сүз уңаеннан, быел шәһәрдә 800 төп агач утыртылган. Бу сан тагын 100гә артыр дип планлаштырыла.

1 маеннан 1 июньгә кадәр вакыт эчендә тимер юл аша чыгу урыннарында һәлакәтләрне киметүгә юнәлдерелгән “Сак булыгыз – балалар!” дигән айлык старт алды. Аның кысаларында профилактик чаралар уздырылачак.

Бүген Халыкара театр коллективлары фестивале кысаларында буалылар  нинди спектакльләр карый ала?

Көндез Чуаш курчак тетры артистлары Буа дәүләт драма тетары бинасында балалар спектакле куялар.

Бу минутларда ул бара. Ә кич район мәдәният йорты сәхнәсендә Камал театры артистлары чыгыш ясаячак.

 

18 май көнне 16 сәгатьтә шәһәрнең Карл Маркс урамында урнашкан туган якны өйрәнү музеенда Халыкара музейлар көне билгеләп үтеләчәк.

Буа муниципаль район ЗАГС бүлегендә гаилә көнен билгеләп үттеләр. Бәйрәмдә 50, 55, 60 ел бергә яшәүчеләрне тәбрикләделәр.

Кичә Буада Россиянең генә түгел, чит ил театр коллективларын да берләштергән халыкара фестиваль старт алды. Язгы фестиваль инде традициягә керде. Быел ул нәрсәсе белән гаҗәпләндерәчәк? Географиясе нинди? Тамашачыга нинди репертуар тәкъдим итәләр? Шуңа охшаш сораулар белән фестивальне оештыру идеясе башында торучы җирле театр җитәкчесе Раил Садриевка берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International