ЯҢАЛЫКЛАР


16
июль, 2018 ел
дүшәмбе

Дүшәмбе көнне районның гадәттән тыш комиссиясе әлеге фаҗига уңаеннан киңәшмәгә җыелды. ЮХИДИнең теркәү һәм имтихан алу бүлеге начальнигы Илдар Гыймалетдинов белдерүенчә, вакыйга болай була: Шәмәк авылында яшәүче 1997 елгы Михаил Комиссаров  Иске Мәртледән Буа ягына барганда, тимер юлны аркылы чыгу урынындагы  светофорның кисәтүче кызыл утына игътибар итми. Нәтиҗәдә ул идарә иткән автомобиль Ульяновск ягыннан килүче “Волгоград-Нижневартовск” пассажир поездына бәрелә

Владимир шәһәрендә милли бәйрәмебез  Сабантуй узды. Анда безнең районыбызның үзешчән артистлары катнашты.

Буа районы Шәйморза  авылы мәчетендә зур  тантана булып үтте. Ул авыл мәхәлләсенә 25 ел тулуына багышланган иде.

 Килгән кунаклар арасында Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең җитәчкесенең беренче урынбасары Рөстәм Вәлиуллин,Бөтендөнья татар конгрессның Казан бүлеге җитәкчесе Фәрит Мифтахов, Шәйморза авылынды туып үскән якташыбыз Мар Шәрипов, һәм ерак араларны якын итеп кайтучы авыл халкы катнашты. Район җитәкчелеге исеменнән халыкны Ранис Камартдинов сәләмләде.

Үзәк паркы каршындагы мәйданда Россия Эчке эшләр министрлыгының Буа районы буенча бүлеге хезмәткәрләренең гарнизон разводы булды. Анда район саклык бүлегенең шәхси составы, полициянең участок уполномоченныйлары, район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре катнашты. Тантанада полиция хезмәткәрләре тарафыннан башкарылган эшләр ассызыкланды, яңалыклар белән таныштырылды, киләчәккә максат һәм бурычлар билгеләнде. Разводны участок җитәкчесе Радик Егоров кабул итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International