#ДарюТепло итәм акциясендә катнашырга чакырабыз

2024 елның 12 апреле, җомга

2024 елның 12-14 апрелендә Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көненә багышланган #ДарюТепло акциясендә катнашыгыз!

Катнашучылар үсеп килүче буынга XX гасыр фәненең иң зур казанышы — совет гражданы Юрий Гагаринның космоска беренче очышы турында искә төшерә алачак! Бу тарихи вакыйга бөтен кешелек файдасына космик киңлекне тикшерү өчен юл ачты. Бәлки бүген дә яшүсмерләр арасында  космос турында хыялланучылар  бардыр!

Бәйрәм хөрмәтенә күккә үз кулларың белән ясалган ракета модельләрен очырырга, планетарийга барырга, Кояш системасының төзелеше турында белергә яки йолдызлы күккә сокланып карарга мөмкин!

Традицион рәвештә акция кысаларында катнашучылар урамнан яшүсмерләрне яшүсмерләр үзәкләренә, мәдәният, спорт, ял, өстәмә белем бирү өлкәләренә чакыралар һәм волонтерлыкка язылырга тәкъдим итәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International