Буа районында солдатлар каберенә чәчәкләр салдылар

2024 елның 7 мае, сишәмбе

Чара Буа һәм Килдураз зиратларында узды.

«Хәтер вахтасы» Бөтенроссия иҗтимагый-патриотик акциясе кысаларында Мусина Ркия, Шигапов Шигабутдин, өч дәрәҗә Дан орденының тулы кавалеры Арусланов Зиатдин каберенә чәчәкләр салдылар.

Чараларда хәрби комиссар Радик Төхвәтуллин, Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Садретдинова һәм Килдураз авыл җирлеге башлыгы Зөлфәт Әхәтов катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International