ГРАНТКА ОТКАН УЕН МӘЙДАНЧЫГЫ

2016 елның 27 мае, җомга

Шәһәрнең Арефьев урамындагы 19 номерлы йорты каршысында “Мелиоратор” территориаль җәмәгатьчелек үзидарәсе откан 160 мең сум грант акчасына яңа балалар мәйданчыгы куелды.

Шәһәр башлыгы урынбасары Светлана Зайцева сүзләренә караганда, шушы көннәрдә мәйданчыкка кергән уен комплектларын – карусельны, таганны, “тау”ны Казанның “СпортТорг” җәмгыяте эшчеләре урнаштырып киткәннәр. Ә “Идарәче компания” мәйданның җирен ком белән түшәде.

-Быел да “Татарстан Республикасының ел-ның иң яхшы территориаль җәмәгатьчелек үзидарәсе” конкурсында катнашырга ниятлибез. Аннан грант-лар отсак, киләчәктә дә башка үзидарә составына кергән күпкатлы йортлар ишегалдында да мондый мәйданчык ясарбыз. Әлегә заманча уен комплектлары шәһәрнең Парк тыкрыгы урамындагы 3 номерлы йорты каршына һәм үзәк паркка куелды, - дип белдерә Светлана Зайцева.

Ул шулай ук мәйданчыкны күпкатлы йортларда яшәүчеләр үзләре инициатива күрсәтеп милекчеләрдән җыелган акчага да куйдырырга мөмкин, дип белдерде. Моның өчен аларга үзләренең идарәче ком-панияләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Ә хәзергә Арефьев урамы 19 номерлы йорт каршындагы мәйданчык гөрли – тирә-юньдәге күпкатлы йортларда яшәүче әби-бабайлар, әти-әниләр һәр кичне бирегә агыла. Кайсысы оныкларын, балаларын арбада тарткан, кайсы җитәкләгән.

-Элек бала белән барырга урын юк иде. Мәйдандагы таганнар иске, егылып төшәр дип куркып тора идем. Яңасы матур да, ышанычлы да, - ди ике бала әнисе Ләйсән Филиппова.

Алар барысы да “Мелиоратор” үзидарәсе рәисе Мәсгудә Гыйматдиновага рәхмәтле. Ел саен үзидарә составына кергән йортларда чистарту-агарту, территорияне төзекләндерү, бизәү - җәен чәчәкләр утырту, кышын боздан катырыл-ган таулар, әкият геройлары ясау кебек эшләрне җиренә җиткереп эшлә-гән өчен грант акчасына алынган мәйданчык озак еллар сабыйларны шатландырсын иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International