Курчак театры "Преодоление" клубы әгъзаларын курчак “дөньясына” алып керделәр

2016 елның 1 августы, дүшәмбе

Курчак театры – балаларның иң яратып карый торган тамашасы. Мондый  күренеш үзенең яктылыгы, гадәти булмавы белән балаларны үзенә тартып тора. Буа муниципаль районындагы халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге   хезмәткәрләре “Преодоление” клубы әгъзаларын мавыктыргыч, гадәти булмаган курчак “дөньясына” алып керделәр. Балалар тамашачы гына түгел, ә актерлар  роленә дә керделәр. Балалар персонажларның сорауларына җавап таптылар, киңәшләрен  биреп, куркыныч килүне кисәттеләр. Спектакль  ахырында  балалар персонажларның бары тик уңай сыйфатларын гына тормышта кулланырга сүз бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International