Быел умартачылар бал аертуга корылык аркасында гадәттәгедән соңрак – август аенда гына керешкәннәр. Шул сәбәпле сезон озаккарак сузылган. Бүген Сөләйманның һәм Зөфәрнең умарталыклары Яңа Тинчәледән фермерлар Расыйх һәм Фәнис Мифтахетдиновларның көнбагыш, карабодай, люцерна кырлары янында урын алган. “Уңыш зарланырлык түгел. Балны сентябрь башында аертып бетерәчәкбез, – диләр умартачылар. Районның умартачылык буенча дәүләт инспекторы Әсрар Фәхретдинов әйтүенчә, район буенча һәр оядан уртача 15-20 килограмм бал алына. Бу начар күрсәткеч түгел. Районда барлыгы 4100 тирәсе умарта гаиләсе исәпләнә. 38 умарталык бар.