Инвалидлык бирүгә – яңача якын килү​

2016 елның 20 сентябре, сишәмбе

2014 елдан башлап инвалидлык төркемен билгеләү өчен нигезнең объективрак критерийлары билгеләнде. Организмның функцияләре бозылуның ачык күренүе билгеләре конкретлаштырылды. Халыкара тәҗрибәгә таянып аны билгеләү 10нан 100гә кадәр процентларда бәяләнә.

Организмның функцияләре тотрыклы бозылуның 4 дәрәҗәсе ачыкланды. Беренче дәрәҗә – тотрыклы сизелерлек булмаган (10нан 30 проценткача), икенчесе – тотрыклы уртача (40тан 60 процентка кадәр), тотрыклы ачык күренүче (70тән 80 проценткача) һәм дүртенче дәрәҗә – тотрыклы сизелерлек күренеп торучы (90нан 100 процентка кадәр).

Берничә тотрыклы бозылу булганда һәм алар максималь күренеп торучы функция бозылуга йогынты ясасалар, экспертлар әлеге бозылуларның суммар бәясен исәпкә алачаклар.

Россия Федерациясе Хезмәт министрлыгының 2015 елдагы 1024н номерлы Боерыгы белән  организмның функцияләре бозылуның күренүче  дәрәҗәләрен бәяләүгә якын килү конкретлаштырылды. Хезмәт министрлыгы яңа якын килүләрне куллану нәтиҗәләрен даими мониторинглый. Мәсәлән, инвалид балаларга кагылышлы мониторинглау йомгаклары буенча балаларның күп авырулары буенча карап чыгуда кире кагулар артуы ачыкланган. Моңа бәйле рәвештә, 2016 елның июлендә балаларга медик-социаль экспертиза үткәргәндә  файдаланылучы критерийларга һәм класслаштыруга үзгәрешләр кертелде. Алар фенилкетонурия авыруы аркасында килеп чыккан тотрыклы функция бозылуларның күренү  дәрәҗәсен бәяләүнең чирне дәвалау формасына һәм авырлыгына гына түгел, баланың яшенә дә бәйле булуын күздә тота.

Мондый мониторинглар алга таба да үткәреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International