Утыз ел “детсад”та

2016 елның 24 сентябре, шимбә

Авылларның киләчәген белим дисәң, андагы балалар бакчасына, мәктәпкә  кереп чык.

Иске Суыксу балалар бакчасында бүген 40 бала тәрбияләнсә, октябрь башында ул 50гә җитә икән. Балалар бакчасы урта мәктәп белән бер бинада урнашкач, әти-әниләр өчен аеруча уңайлы. Моннан ике ел элек мәктәп белән беррәттән ремонт үткәрелгәч, шартлар күпкә яхшырган. Без килгәндә нәниләр тәрбияче апалары белән урамдагы уен мәйданчыгында мәш килеп уйнап йөри иделәр. Шулхәтле балага 3 тәрбияче һәм ике кече тәрбияче, бер ашчы хезмәт күрсәтә.

Авылда балалар саны арта бара. Алты елдан бирле бакчада ике төркем эшли башлаган. Балалар бакчасы белән утыз елга якын Нурзидә Баһаветдинова җитәкчелек итте. Күптән түгел Нурзидә Әнвәр кызын лаеклы ялга зурлап озаттылар. Тырыш хезмәте өчен төрле министрлыкларның Мактау грамоталарына, Татарстан Президентының Рәхмәт хатына лаек булды. Ничә ел рәттән ул районда үткәрелүче “Ел тәрбиячесе” конкурсында җиңү яулады. Республикада үткәрелүче бәйгедә катнашып та ул уңышка иреште.

Иске Суыксуда Баһаветдиновлар гаиләсе күпләргә үрнәк булып тора. Фариз абый хуҗалыкта хисапчы булып эшли.

-Бергә тормыш корып яши башлаганыбызга утыз ел булды. Фариз мине күрше урамнан урта йортка алып кайтты. Күз карашыбыздан аңлашып яшибез, - ди Нурзидә Әнвәр кызы.

25 елга якын каенана белән дустанә яшәделәр. Соңгы юлга зурлап озаттылар. Бәйрәм җиттеме, төп нигезгә балалар, туганнар, оныклар җыела. Нурзидә барысын да ачык чырай күрсәтеп, тәмле аш-сулар пешереп каршы ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International