“Гөлҗамал” – гимназиядә. Нинди максат белән?

2016 елның 12 октябре, чәршәмбе

М. Вахитов исемендәге гимназиядә “Җыр – кешенең юлдашы” исемле әдәби-музыкаль кичә үткәрелде.

Чарада “Гөлҗамал” татар фольклор ансамбле катнашты. Ансамбльнең җитәкчесе Фәния Исхакова коллективның барлыкка килүе, репертуары, эшчәнлеге хакында сөйләде. Укучылар халык җырларын яратып тыңладылар. Кичә һәркемнең күңелендә җылы тәэсирләр калдырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International