Күрсәткечләр генә төрлечә

2016 елның 17 октябре, дүшәмбе

Авыл хужалыгында терлекчелек тармагы ел әйләсе бердәнбер акча кертү чыганагы булып тора. Технология таләпләрен төгәл үтәп, алдынгы алымнарны, фән казанышларын киң кулланып, кайбер хуҗалыклар сөт, ит җитештерүне, малларның баш санын арттыруга баралар.

Иртәнге савымның барышын күрү өчен “Коммуна” җәмгыятенең Килдураз товарлыклы-сөтчелек фермасына юл тоттык. Һәркем үз эше белән мәшгуль. Җитәкче Җәүдәт Хөсәенов белән белгечләр дә үз урынында.

-“Хуҗабыз” моннан киткәне дә юк, эш өчен бөтен шартлар да булдырылган, хезмәт хакы да  үз вакытында биреп барыла,- диде Алена Шакирҗанова.

Азыкны малларга җитәрлек күләмдә, һәр терлекнең күпме сөт бирүеннән чыгып тараталар. Тиешенчә балансланган азыкны сыерлар бик яратып ашыйлар. Хайваннар чиста. Бина эчләре җыештырылган. Терлекчеләргә ял итү бүлмәсенә кадәр ясап куйганнар. Җырдагы кебек – алар “почетта”.

Көндәлек, атналык башкарылган эш нәтиҗәләре ясап бару да матур традициягә әверелгән. Һәркем бүген күпме сөт җитештерүен, акча эшләвен дә белеп тора. Җәмгыятьнең баш икътисадчысы Роза Хәмидуллина тырышып эшләүнең нәтиҗәлелеге турында аңлата.

Хуҗалыкның 330 баш югары сыйфатлы сөт бирә торган сыеры бар. Аларның баш санын киметмәүгә, профилактик чараларның вакытында үткәрелүенә дә зур игътибар бирелә. Терлекләр дә бит беркүпме күләмдә үзләренә акча сарыф итүне сорый. Җәмгыять директоры Җәүдәт Хөсәенов тиешле дарулар сатып алуга үз вакытында акча бүлеп бирә. Агымдагы елның тугыз аенда биредә һәр сыердан уртача 7117 килограмм сөт савып алынган. Бу узган елгыдан 226шар килограммга артык. Төгәлрәк әйткәндә, бер сыердан 130 мең сумга якын сөт сатылган. Мөгезле эре терлекләрнең баш саны узган елның шул чоры белән чагыштырганда, 90 башка арткан. Терлек саны булгач, ит җитештерү буенча күрсәткечләре дә югары.

“Авангард” агрофирмасының Кайбыч товарлыклы-сөтчелек фермасына без килеп җиткәндә терлекчеләр иртәнге савымны төгәлләп, өйләренә кайтып киткән иделәр. Директорның урынбасары Фиргать Кадыйров белән ферма территориясендә йөрибез. Кардаларга салам, печән ташып куелган. Улакларга силос салынган. Ремонт үткәрелгән. Заманча саву җиһазлары урнаштырылган.

- Катнаш азык цехының үзебездә булуы бик җайлы. Һәр терлекнең продукция бирүенә карап аерым әзерләнә ул,- ди Фиргать Кадыйров. Җәмгыятьтә сөтне узган елгыдан 460 центнерга күбрәк реализацияләп, һәр сыердан уртача 5939 килограмм сөт савып алганнар. 100 сыердан 90 баш бозау алынган. Мөгезле эре терлекләрнең баш саны 148 башка арткан. 893 центнерга сыер ите былтыргыдан күбрәк реализацияләнгән.

“Бола” агрофирмасында сөт җитештерүне киметтеләр. Биредә узган елның шул чоры белән чагыштырганда, 2039 центнерга сөт ким житештерелде. “Алан”да сөт җитештерүне арттыра төштеләр. Бозаулар көтелгәннән15 башка кимрәк алынды.

“Ак Барс Буа” агрофирмасының берничә филиалында булырга өлгердек. 1 номерлы филиалда мөгезле эре терлекләрнең баш саны тугыз айда 795кә кимегән. Бу башкалар белән чагыштырганда бик күпкә артык. Сөтчелектә дә мактанырлыклары юк. Тугыз айда һәр сыердан 738 килограммга ким савылган. Әлеге югалтулар аркасында кассага дистәләгән мең сумнар керми калган. Икътисади хәле авыр булган филиалга ул бик тә ярап куйган булыр иде. Ел башыннан бирле 5042 центнер сөт ким сатылган. Акчага әйләндергәндә  9 миллион 882 мең сум тәшкил итә. 2 номерлы филиалда мөгезле эре терлекләрнең баш санын 155кә, ит реализацияләүне 1019 центнерга арттырганнар. 3508 центнерга узган елның шул чоры белән чагыштырганда сөтне күбрәк реализацияләгәннәр. 4 номерлы филиалда сыерларның баш санын саклап калдылар. 492 центнерга сыер ите былтыргыдан күбрәк җитештерелде. Дирекция тарафыннан терлекчеләргә уңайлы эш шартлары булдыру буенча да чаралар күрелә.

-Җитештерүчәнлекне киметмәү өчен барлык товарлыклы-сөтчелек фермаларына җаваплы белгечләр беркетелде,- ди филиал директоры Мөнип Хөсәенов.

Иске Суыксу фермасында эш аеруча яхшы оештырылган. Мөдир Рөстәм Измайлов терлекчеләр хезмәтен нык контрольдә тота. Ул үзе дә эштән иренеп тора торганнардан түгел. Һәрвакыт алмашка әзер.

Заманында тиешенчә төзекләндерелгән чиста, якты биналарда эшләве терлекчеләргә дә күңелле. Эш шартлары яхшы булгач, филиал буенча сөт  былтыргыдан тәүлегенә 895 килограммга күбрәк җитештерелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International