Буаның яңа ипотека йорты төзелә

2016 елның 20 октябре, пәнҗешәмбе

Район башкарма комитетының төзелеш, торак-коммуналь хуҗалыгы бүлеге начальнигы Виктор Арисов сүзләренә караганда, тагын берничә айдан ипотека буенча чиратта торучылар яңа квартиралар алачак. Бүгенге көндә шәһәрнең Гагарин урамында 7 номерлы йорт адресы буенча ике катлы 22 квартиралы йорт төзелеп килә. Аны подрядчы “Төзелеш технологияләре” оешмасы эшчеләре икенче ел башында файдалануга тапшырырга ниятлиләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International