Ырыңгыдан Алексей Кубайкин европа дәрәҗәсендә җиһазланган ферма төзи

2017 елның 3 феврале, җомга

Аның шушы көннәрдә генә Россия күләмендә үткәрелгән “Иң яхшы гаилә сөт фермалары” конкурсында беренче урын алуын хәбәр иткән идек. Ул әлеге бәйгенең “100 башка кадәр” номинациясендә җиңде. Инде якын киләчәктә сыерларның баш санын арттырырга планлаштыра – 200 башка исәпләнгән ферманы төзеп бетереп килә. Маллар асралачак бинаның түбәсен ябасы гына калган. Ә хуҗалык эшләре, җитәкче, ветеринария белгечләре бүлмәләре, сөт блогы, автоматлаштырылган саву залы урнашкан бина тулысынча диярлек әзер. Саву залы – европа дәрәҗәсендә. Россиядә җитештерелгән “Елочка” залында берьюлы 16 сыерны савып булачак һәм сыер савучыга саву аппаратын җиленгә киерткәндә бөгелергә кирәк булмаячак. Мондый заллар Татарстанда да санаулы гына. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International