Буалылардан иң көчле юнармиячеләр кемнәр?

2017 елның 18 феврале, шимбә

Моны 16 февраль көнне район мәгариф идарәсе һәм мәктәптән тыш эшләр үзәге оештыруында “Батыр” спорт мәктәбе һәм 2 номерлы лицей базасында узган “Алга, юнармиячеләр!” хәрби-патриотик уенында ачыкладылар. Дүртәр кешедән торган 23 команда катнашты анда. 8-9 сыйныфларда укучы егетләр һәм кызлар стройда йөрүдә, көч күнегүләрендә, төз атуда, автоматны сүтеп-җыюда, противогаз киюдә осталыкларын һәм җитезлекләрен күрсәттеләр. Киеренке көрәштә лицей-интернат командасы җиңү яулады. Икенчедә – М. Вахитов исемендәге гимназия, өченчедә 1 номерлы мәктәп юнармиячеләре. Мәктәпләр укытучыларына бәйгеләрне хөкем итәргә районара хәрби комиссариаты хезмәткәрләре дә ярдәм итте, төз атучыларга бүләкләрне РОГО “ДОСААФ” җитәкчелеге дә әзерләде.

–  Барлык мәктәпләр дә яхшы әзерлектә килгән иделәр, – ди җирле “Юнармия” штабы начальнигы Александр Андреев.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International