Сәгать 7дә сикереп торырга, стройга тезелергә, иртәнге ашка һәм – мәктәпкә! Кайбер яшьтәшләре еламыйча боткасын да ашый алмаганда, бу малайлар, булачак офицерлар, тимер дисциплина кысаларында яшиләр. Ватан сакчысы көне уңаеннан Тәтеш кадет интернат-мәктәбендә белем алучы яшь буалылар белән аралаштык.
Анда әни юк
Мәктәптә Буа районыннан 8 егет белем ала. Җиденче сыйныфтан Тимур Наумов араларында иң “стажлысы”.
-Әни башлангычта ук минем әлеге мәктәптә укуымны теләде. Андагы тәртипләр үземә дә ошады. Буаның 1 номерлы мәктәбеннән бишенчегә кадет мәктәбенә киттем. Физик яктан нык әзерлек кирәк иде. Җәй буе нормативларны үтәргә әзерләндем. Яшермим, башта кыен булды. Әниемә рәхмәт, мине жәлләп “йомшап” төшмәде, - дип сөйләп китте Тимур.
Кадет мәктәбе гадидән нәрсәсе белән аерыла соң? Казармада яшәү, яныңда әни булмау һәм һәрнәрсәдә тәртип сак-лау белән. Яңа танышым сүзләренә караганда, иртәнге 7дә уяну вакыты, аннан - тезелү, иртәнге ашка һәм мәктәпкә. Дә-ресләрдән соң кем нәрсә белән шөгыльләнә. Төрле спорт түгәрәкләре бар. Тимур шахмат, агачны юнып ясау һәм 3D мо-дельләштерү кебекләрен сайлаган. Спорт комплексына көрәшергә дә йөргән. Вакыт аз калганга, анысын калдырып торырга туры килгән. Ә физик яктан үз-үзеңне чыныктыру кадетлар өчен – норма. Егетләр яшәгән казарманың беренче катында спорт залы бар. Физкультура дәресләреннән тыш, кем турникта этелә, кем “швед дивары”нда, кем башка көч күнегүләрендә тәм таба. Көн ахырында казармада кичке тезелү. “Кубрик”ларда 7-8 кадет яши. Шартлар әйбәт.
Булачак хәрбиләрне көнгә биш тапкыр ашату оештырылган.
Буалы кадетлар үрнәк күрсәтә
Кадетлар җәйге каникуллар алдыннан хәрби- кыр җыеннарында булалар. Тимурга бу чара ошый.
- Биш километрны беренче көннәрдә атлап барсак, аннары йөгереп узабыз. Башта нык арыта. Мылтыктан ату, граната ташлау, каршылыклар полосасын үтү безнең өчен ияләшенгән эш,- ди монда да инде шактый чыныгу алган егет. Ул түземсезлек белән паспорт алу яшен көтә. 14 тулган кадетларга парашюттан сикерергә рөхсәт бирелә.
Кадетлар ял да итә бе-ләләр. Бәйрәмнәргә әзер-ләнәләр, концертлар оештыралар. Чәй өстәле әзерләп әти-әниләрен кунакка да чакыралар.
-Присяга биргән вакытта улымны парад формасыннан танымаган идем. Көязләнеп, үсеп киткән. Өч ел эчендә бөтенләй үзгәрде. Кырыс, гадел нәтиҗәләр ясаганын күреп сөенәм, -ди Тимурның әнисе Эльмира.
Буалы егетләр турында фикерен белергә теләп, взвод командиры урынбасары, тәрбияче Александр Чалышев белән элемтәгә кердек:
-Буадан килгән егетләр дисциплиналы, тәртипле, физик яктан нык булулары белән аерылып торалар. Мин аларны өлге итеп куям. Укуда да “яхшы” билгеләренә өлгерәләр. Моннан берни-чә ел элек буалы кадет Алексей Романов Россия күләмендәге ярышларда икенче урынга лаек булды. Казан дәүләт федераль университетына укырга керде. Бүгенгеләр дә максатчан – киләчәктә көч структуралары буенча укуларын дәвам итәргә уйлыйлар. Сынатмаслар. Бездә белем базасы һәм физик әзерләү көчле, -диде ул телефон аша. Шунда югары сыйныфта укучы буалы кадетлар Илнур һәм Салават Хәйруллиннар, Динар Вафин белән дә аралаштык.
-Без монда мөстәкыйль тормышка ияләшергә, хәрби дисциплинага күнегергә дип килдек. Әкренләп будырабыз. Бик ошый. Киләчәктә әлеге юлдан китәчәкбез,- диләр егетләр җитди итеп. Без ышанабыз!