Яшь армиячеләр ярышты

2017 елның 22 феврале, чәршәмбе

Районда яшь буынга хәрби-патриотик тәрбия бирү айлыгы бара. Аның кысаларында төрле  бәйгеләр үткәрелә.

Үткән атна ахырында “Батыр” спорт мәктәбе һәм 2 номерлы лицей базасында район мәгариф идарәсе һәм мәктәптән тыш эшләр үзәге оештыруында  “Алга, юнармиячеләр!” хәрби-спорт уены узды. Анда  дүртәр кешедән торган 23 җыелма команда катнашты. Тигез сафларга тезелгән, һәр команда бер-берсеннән аерылып торырлык итеп бертөрле формалар кигән егет-кызларны старт бирелер алдыннан район мәгариф идарәсе начальнигы Илгиз Ханбиков, районара хәрби комиссар Радик Төхфәтуллин, сугышчы-әфганчы Фәнис Җаббаров сәламләделәр, егетләрнең армия хезмәтенә әзер булуларын, бүгенге бәйгедә барысына да уңышлар теләделәр. Аннан командалар төркемнәргә бүленеп,  ярыш этапларына таралдылар. Стройда йөрүдә, көч күнегүләрендә, төз атуда, автоматны сүтеп-җыюда, противогаз киюдә осталыкларын һәм җитезлекләрен күрсәттеләр. Киеренке көрәштә укытучы Ранис Рәхмәтуллин җитәкчелегендәге лицей-интернат командасы җиңү яулады. Икенчедә – М. Вахитов исемендәге гимназия (җитәкчесе – Айрат Хисамов), өченчедә 1 номерлы мәктәп (җитәкчесе – Равил Галимов) юнармиячеләре. Мәктәпләр укытучыларына бәйгеләрне хөкем итәргә районара хәрби комиссариат хезмәткәрләре дә ярдәм итте, төз атучыларга бүләкләрне РОГО “ДОСААФ” җитәкчелеге дә әзерләде. Барлык төрләр буенча шәхси һәм команда ярышларында призлы урыннар алучыларга район мәгариф идарәсеннән бүләкләр тапшырылды.

–  Барлык мәктәпләр дә яхшы әзерлектә килгән иделәр, – ди җирле “Юнармия” штабы начальнигы Александр Андреев. 

Дүшәмбе көнне юнармиячеләр кабат “Батыр” спорт мәктәбенә җыелды. Бу юлы  командалар составы зуррак – 13 кешедән тора. Һәм 14-15 яшьлек  юнармиячеләр отрядлары  бары стройда йөрүдә, җыр башкаруда әзерлекләрен күрсәттеләр. Бәяләгәндә барлык строй алымнарын төгәл үтәү,  тигез атлау, җырны бердәм башкару, дисциплина белән бергә отрядтагыларның буйга карап тезелүе, кием формасының бөртөрлелеге, командирның боерык бирүе дә исәпкә алынды. Судьялар сигез команда арасында  җиңүне Р. З. Сәгъдиев исемендәге мәктәпнең Сергей Сысоев җитәкчелегендәге юнармиячеләр отрядына бирде. Икенчедә Алших  (җитәкчесе Александр Андреев) һәм өченчедә – 1 номерлы мәктәп командалары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International