Кичә татарның бөек шагыйре Габдулла Тукай туган көндә, шәһәрнең үзәк паркында шигырь кичәсе үтте. Анда шулай ук иҗат конкурсында җиңүчеләрне дә бүләкләделәр. Балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр, мәктәпләр укучылары, өлкәннәр шагыйрьнең шигырьләрен укыдылар, сәхнәләштерделәр, җырлар башкардылар. Ял үзәгендә Г. Тукай әсәрләре буенча фильмнар киң экранда күрсәтелде.