Муниципаль район башлыгы вазифаларын башкаручы Илдар Еремеев әнисенә “районка”га подписка рәсмиләштерде

2017 елның 4 мае, пәнҗешәмбе

“Татмедиа” җәмгыяте игълан иткән “Әти-әниеңне яздырт. Якыннарыңны яздырт” акциясенә Илдар Фәрит улы да кушылды. Ул шәһәрдә яшәүче әнисенә “районка” яздыртты һәм үзе дә газетаны яратып укуын сөйләде.

Исегезгә төшерәбез: 11 майдан алып район газетасына ташламалы бәядән язылып булачак. Ярты елга аның бәясе - 596 сум 34 тиен. Бу акция 21 майга кадәр дәвам итәчәк.

Язылу кампаниясе тәмамлангач, газетага язылучылар арасында призлар уйнатылачак. Төп бүләк электр иттарткыч. Бәхетле язылу квитанциясе хуьаларына 5 килограммлы он һәм шикәр комы тапшырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International