Буа үзешчәннәре кырда, фермада концерт куялар

2017 елның 17 мае, чәршәмбе

Районның авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре җыр астында гына эшли. Күптән түгел Чурак, Чуаш Киштәге авылы клубы хезмәткәрләре кырда чәчү барган җирдә концерт куеп кайттылар. Алар игенчеләргә рәхмәт әйтеп, дәртле җырларын башкардылар. Аннан бергәләп фотога төштеләр.

Ә Норлат артистлары фермада терлекчеләрнең күңелләрен күтәреп кайттылар. Алар килгән вакытта сарык йонын алалар иде. Шулай итеп сарыклар җыр астында кышкы “туннан” арындылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International