Буа ветеринария техникумы көрәшчеләре – өченче

2017 елның 19 мае, җомга

Уку йортының тренер Ирек Яраханов кул астында шөгыльләнүче көрәшчеләр командасы бу призлы урынны Мамадыштан алып кайтты. Анда республиканың һөнәри белем бирү уку оешмаларында  укучылар арасында “Хезмәткә һәм оборонага әзер” дигән Спартакиаданың милли көрәш буенча финалы узды. Барлыгы 24 команда көрәшчеләре көч сынады. Шәхси беренчелектә 90 килограммга кадәр авырлык үлчәвендә Раил Җамалетдинов һәм 55 килограммга кадәр үлчәүдә Линар Җәлилов шулай ук өченче урын яуладылар. Калган дүрт көрәшче беренче унлыкка керде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International