Буада ифтар ашы үзды

2017 елның 1 июне, пәнҗешәмбе

Һәр елны ирләргә һәм хатын-кызларга үткәрелеп килә торган район ифтар-мәҗелесе быелда 30, 31 май кичәләрендә Буа-Аланда район җитәкчеләре белән бергә үтте. Мәҗелестә район башлыгы вазыфаларын башкаручы Илдар Фәрид улы Еремеев, Буа муниципаль районының башкарма комитеты җитәкчәсе Сәлим Фәһим улы Даутов,  Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин,  район имам-мөхтәсибе Илмир хәзрәт Хәсәнов, төбәк казые Инсаф хәзрәт Җәләлетдинов катнаштылар. Илмир хәзрәт ахшам намазына кадәр җыелышны вәгазь белән дәвам итте.  Беренче сүз Илдар Еремеевка бирелде. Ул: “Буалыларны рамазан ае белән котлыйм, тоткан уразаларыгыз кабул булсын. Һәр кайсыларыгызга да саулык-сәламәтлек телим”, - диде. Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин  җәмәгатькә мөфтиебез Камил хәзрәт Сәмигуллинның тәбрикләвен җиткерде, рамазан ае белән  котлады. “Бу ай бер рәхмәт  ае, ошбу айда күбрәк изгелекләр эшләп калырга ашыксак иде,” - диеп нәсыйхәтләде. Илмир хәзрәт район хәкимият башлыкларына Аллаһ ярдәмен бирсен, шулай һәр елны безне җыеп кунак иткәннәре өчен, аларга эшләрендә зур унышлар, гаиләләрендә татулык теләде.

  Авыз ачкач, ахшам намазыннан соң, халык әзерләнгән мул табын  артында нәсыйхәтләр тыңлап,  сыйланып утырдылар.

Буа мөхтәсибәте һәм район мәхәлләләре район җитәкчеләренә, социаль яклау үзәге мөдире Ләлә Камаловага һәм аның кул астында эшләүче кызларга олы рәхмәтен белдерде.        

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International