ДИПЛОМСЫЗ ТӨЗҮЧЕ

2017 елның 10 августы, пәнҗешәмбе

Дипломсыз төзүче

Буа шәһәрендә яшәүче Әнсар абый Алиев һөнәре буенча түгел, ә күңеле белән төзүче.  Гомере буенча укытучы булып эшләсә дә,   буш вакыты булган саен  куллары төрле әйберләр ясар өчен агачка үрелде. Лаеклы ялга чыккач бу мавыгуы аны бөтен барлыгы белән биләп алды.

Ул ясаган әйберләрне санап-барлап бетерү мөмкин түгел. Беседкалар, баскычлар, ишекләр, бизәкләп эшләнгән аяклы өстәл-урындыклар, тәрәзә яңаклары, фанерадан кисеп ясалган боланнар, атлар, аккошлар – болар исемлекнең кечкенә бер өлеше генә. Дин әһелләренә дип аталган таякка кадәр бар. Ул гади генә түгел, ә сырлары-бизәкләре  елны, айны, атнаны, биш вакыт намазны символлаштыра. Шуның өстенә искиткеч матур да. Хәер, ул ясаган әйберләрнең кайсын гына карасак та, сокланудан тел шартлаттык. Без килгәндә Әнсар абый кызлары Лилия, Гөлнара, оныгы Рәмис белән йортына ремонт ясау белән мәшгуль иде. Шуңа да өй эчен бизәүче иҗат җимешләре гадәти урыннарыннан “күчкәннәр”.  Аларның кайберләрен капка артында ук урын алган остаханәгә алып чыктылар. Күпләрен рә-семнәрдән генә күрдек. Әнә, Буа урман хуҗалыгы өчен ясап биргән беседкалы, коелы-тегермәнле җыелмасы бөтенроссия форумында Урман хуҗа-лыгы министрын да таң калдырган. Ясый башлаган әйберләре дә күп.

– Фанерадан киселгән  “ярымфабрикатлар” тиз-дән вазага, шкатулкага әвереләчәк. Бу болан диварга эленәчәк, очына сәгать тә урнаштырылачак, – ди оста эреле-ваклы бизәкләргә күрсәтеп. 

Булачак агач эшләнмәләр өчен материаллар да  остахәнәдәге киштәләргә урнаштырылган. Гому-мән, алар биредә һәр җирдә.

– Алдан әзерләмичә булмый. Агач кимендә 5-6 ел кибәргә тиеш, – ди Әнсар абый. 

–  Алар  эшкә җигелсен өчен идеяне кайдан аласыз? – дим.

–  Матур әйберне йә кайдадыр күрәм, идея еш кына үзеннән-үзе дә килә. Күп нәрсәне ахыргы нәтиҗәгә җиткерергә  Гөлнара булыша. Ул заманында сәнгать мәктәбен тәмамлаган иде. Башта сызабыз, гапләшәбез, төзәтәбез, аннан соң гына бизәк агачка күчә, –  ди Әнсар абый. Рәмис тә агач эшенә хирыс. Буш вакыты булуга остаханәгә ашыга. Әнсар абыйның шулай ук егетләр булган калган өч оныгына да өмете зур.

– Ә мин әтигә заказ гына бирәм. Кирәк әйбернең формасын, үлчәмен, төсен әйтәм дә, эшне останың үзенә тапшырам. Аннан продукция әзер булганны гына көтәм, – ди  Лилия елмаеп.

Ә менә ул “конвейер”дан төшсен өчен кайвакыт тәүлегенә 12шәр-14әр сәгать тырыша оста. Агач эше шулай үзенә тарта. Мавыгуы да балачактан ук килә бит. Бүгенгедәй хәтерли әле: 7-8 сыйныфларда укыган чагында артсыз урындык ясап, якыннарының хуплавын, рәхмәтен алган иде ул. Нидән ясаган дип сорагыз. Утын пүләненнән. Ни чүкече, ни кадагы-шөребе булмаган заманда ничек тырышканын, никадәр утын киткәнен дә үзе генә белә. Ә менә аңа кадәрге омтылышын әти-әнисе бер дә хупламаганнар иде шул. Орышулары көннәргә-айларга гына түгел, берничә елга барган. Суга торган дивар сәгатен вертолет ясарга дип сүткән ул, килеп чыкмаган. Сәгате дә бик кадерле, истәлекле булган. Менә бүген шул “хатасын” төзәтергә һәм кайчандыр үзләрендә булган “ике бойлы” (бер сукканда ике тапкыр суга торган) сәгатьне ясарга исәпли. Моның өчен икенче бер   иске сәгать сатып алган инде. Сызымнарын да ясаган.

Әнсар абый әйтүенчә, агач эше технологиясе буенче китаплар аз. Аны ул үз хаталарында өйрәнә-өйрәнә камилләштергән.  Бүген инде төрле агачларны да, фанерны да ничек  эшкәртергә кирәген белә. Алардан фантазия, осталык һәм тырышлык ярдәмендә теләсә нинди сәнгать әсәренә тиң әйбер, җиһаз ясау өчен эш кораллары, станоклары да бар.  Менә шундый “алтын куллы” оста яши безнең янәшәбездә. Тиздән билгеләп үтеләчәк Төзүче көне, һичшиксез,  аның да бәйрәме. Котлыйбыз, уңышлар телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International