Туган авылым тарихы

Туган авылым тарихы
Татарстан көньягында
Урнашкан туган җирем.
Бабамнар килеп төпләнгән
Тинчәлем – газиз илем.
Тарих ул – гасырлар дәвамында буыннар язмышын хәл иткән вакыйгалар тупланышы, борынгы бабаларыбыз калдырган илкүләм әһәмиятле эшләр. Мон-дый истәлекләр, борынгылардан калган эзләр безнең авылыбызда да бик күп. Безнең Яңа Тинчәле авылы Татарстан Республикасы Буа районының көньяк-көнбатыш өлешенә урнашкан. Авылымның табигате дә бик матур. Аның һәр ягын иркен кырлар били. Кырларда мул уңыш өлгерсә, каенлыгы илаһи гүзәллеге белән сөендерә. Авылның уртасыннан “Тилчә” елгасы ага, ул авылны төньяк һәм көньяк өлешләргә бүлә. Шундый табигать кочагында үсеп, күңел нигә буш булсын, ди?
Ләкин Яңа Тинчәле авылы чишмәләргә бай түгел. Элек халык коелардан су алса, хәзерге вакытта артезиан суыннан файдалана. Шулай да авылыбызда сиртмәле коелар бар әле. Бер уйласаң, нинди искитмәле әйбер булсын инде – коесыз авыл булмый бит. Әмма 20 нче елларда казылган һәм бүгенге көнгә кадәр суыннан файдаланыла торган коелар – үзе бер тарих. Авылның үз тарихы, легендар шәхесләре бар. Бабалардан балаларга күчә алар истәлеге, альбом битләренә теркәлә, өйрәнелә, музейларда саклана.
Туган авыл, туган нигез. Кеше өчен иң кадерле сүзләр. Туган җир, туган туфрак... Кеше дөньяга килү белән тәүге тапкыр аваз салган, тәпи баскан җир. Шуңа күрә дә һәркемгә үзенең туган ягы якын. Һәр төбәкнең, һәр авылның та- рихи үткәне, истә кала торган урыннары бар. Ул ерак гасырларга барып тоташа. Авылыбыз Яңа Тинчәле кайчан барлыкка килгән? Аның килеп чыгу тамырлары кайсы гасырга барып тоташа? Шушы сорауларга җавап табу өчен, мин туган авылым тарихына күз салырга булдым.
Кешене – хәтер, халыкны буыннар хәтере яшәтә. Тарих битләренә күз салсак, күп кенә гыйбрәт алырлык мисалларга юлыгырбыз, анда батырлык үрнәкләре дә, казанышлар һәм югалтулар да, тәвәкәллек галәмәтләре дә, ялгышулар булуын да күрербез. Баксаң, бүгенге кыенлыклар да яңалык түгел, аларның ишләре белән әти-әниләребез, ерак бабаларыбыз да очрашканнар икән. Безгә гасырлар дәвамында туплана килгән тәҗрибәдән файдалану, сабак алу комачауламас. Бу хакыйкатькә инанган Яңа Тинчәле халкы элек-электән үз авылының тарихы белән кызыксына, буыннан-буынга елъязмалар алып барыла. Тарихи язмалар арасында язучы, тарихчы, педагог һәм дин эшлеклесе Касыйм Бикколовның 1926 елда язылган “Яңа Тинчәле авылы тарихы” хезмәте бик зур әһәмияткә ия. Яңа Тинчәле музее җитәкчесе, укытучы Ринат Төхфәтуллов аны кириллицага күчергән. (Оригиналның кулъязмасы Казан дәүләт университетының Н.И. Лобачевский исемендәге Фәнни китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк очрый торган китаплар бүлегендә саклана). Касыйм Бикколов мәгълүматлары буенча, Яңа Тинчәле авылында 1686 ел тирәсендә, хәзерге Чувашстан территориясеннән - Татар Согыты авылыннан күчеп килүчеләр - 23 гаилә тарафыннан нигез салына. Шәҗәрәләрдән тыш, тарихчы Яңа Тинчәленең барлыкка килү вакытын, аның XVII гасырда булуын 1701 елда Кәрим Чылнысы авылында җир кисеп (бүлеп) бирә теркәлгән документка нигезләнеп дәлилли. Әлеге документта Чынлы кырының Яңа Тинчәледә яшәүче ун кешенең җирләре белән чикләнүе күрсәтелә. “Димәк 1701 елда безнең авыл була, - дип нәтиҗә ясый К. Бикколов. Ул авылның исеме фарсы теленнән кергән, “ак тәнле”, “укымышлы”, “зыялы” мәгънәләренә ия “тәнҗа”(“тәнҗали”) сүзенә нисбәтле, дип фаразлый. Тинчәле башка авылларга караганда күпән гыйлем вә мәгарифтә алда булып, һәр тарафка имам, мөгаллимнәр биреп торган, күп авыллардан шәкертләр килеп укыганнар.
Яңа Тинчәле авылының мәчет салуга рөхсәт алу тарихы үзенчәлекле. Шушы авыл кешесе Петербургта солдат хезмәтен үтәгәндә, хаккимияткә үтә әһәмиятле эшне башкарып чыга. Моның өчен аңа патша галиҗәнәпләре үз авылыннан җир кишәрлеге бүлеп бирә. Ләкин солдат хезмәтеннән кайтучы җирне үзе эшкәртми, ә күрше рус авылы мужикларына арендага бирә. Үзе үлгәч аның мирасчылары булмый. Авылдашлары документларны адвокатларга күрсәтәләр. Ә алар арасында “Ураз Уркаевның хәрби хезмәте өчен авылда мәчет салырга” дигән рөхсәт кәгазе табыла. Шулай итеп, беренче мәчет 200 ел тыюлардан соң Яңа Тинчәледә салына. Ә Казанда мәчет тагын 11 елдан соң гына салына башлый әле.
XIX гасырда авыл шактый зурая. Анда, кечерәк кенә булса да, атна саен базар оештырыла. Яңа Тинчәледәге төбәкне өйрәнү музеенда сакланучы материалларда “1889 елга авылда 700 хуҗалык була, шуңа күрә бу авылны 700 Тинчәл диеп йөрткәннәр” дип күрсәтелә. Яңа Тинчәле 1780 елга кадәр Казан губернасы, 1780 елдан (1920 елга кадәр) Сембер губернасы Буа өязе Иске Шәйморза волосте составына керә. 1896 елда Яңа Тинчәледә 336 хуҗалык исәпләнә, аларда 1073 ир-ат, 1021 хатын – кыз яшәгән. 4 мәчет һәм 3 мәктәп эшләгән. 1913 елда авылда хуҗалыклар саны 485 кә җитә аларда 2805 кеше яшәгән. 1930 елда Иске Шәйморза волость башкарма комитеты карары нигезендә Яңа Тинчәледә “Искра” күмәк хуҗалыгы оештырыла. Хуҗалык рәисе итеп Зартдин Миначев билгеләнелә. 1936 елда китапханә ачыла. 1945 елда “Искра” күмәк хуҗалыгының рәисе итеп Корбан Алиуллов сайлана. 1958 елда Таһир Касыймов җитәкли. 1960 елдан Хасанов Шәүкәт Гариф улы җитәкчелек итә. Шәүкәт Гариф улы Хәсәнов җитәкчелек иткән чорда ”Искра” колхозы алдынгы хуҗалыклар сафына чыга, Татарстан күләмендә таныла. 1976 елда Шәүкәт Хасанов лаеклы ялга чыга, ”Искра” күмәк хуҗалыгы рәисе итеп Иршат Кәлимуллин билгеләнә. 1977 елда хуҗалыкка СССР Халык Хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенең II дәрәҗә Дипломы бирелә. 1979 елдан “Искра “ колхозын Мөхәррәм Мөхәммәтҗанов җитәкли. Бу елларда “Искра“ игенчелек һәм терлекчелек буенча республикабызның алдынгы хуҗалыклары сафына чыга. 1985 елда Яңа Тинчәледә биш бүлектән торган, бай эчтәлекле музей ачыла. Аның җитәкчесе итеп Ринат Низам улы Төхфатуллов билгеләнә. 1990-1993 елларда “Искра” күмәк хуҗалыгын Мансур Төхфатуллов җитәкли. 1991-1994 елларда бер-бер артлы яңа мәчет калкып чыга. 1993-2003 елларда күмәк хуҗалык рәисе вазифаларын Фәрит Хәсәнов башкара. Бу елларда да “Искра” хуҗалыгы “Югары игенчелек мәдәниятенә ия хуҗалык” исемен йөртә. 2004 хуҗалык рәисе итеп Мифтәхетдинов Расих Вазыйх улы билгеләнә. Расих Вазыйх улы - республикабызда фермерлык хәрәкәтен башлап җибәрүчеләрнең берсе. Ул, республикада беренчеләрдән булып, «Искорка» дип исемләнгән крестьян-фермерлык хуҗалыгын төзи. Аның эш тәҗрибәсе «Живи как хозяин» китабында урын алган. Әлеге фермер хуҗалыгы Татарстанда иң алдынгы хуҗалыкларның берсенә әверелүе белән ул үзен талантлы оештыручы итеп таныта. 2004 елдан хуҗалыкның исеме-статусы “Тинчәле” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте итеп үзгәртелә. Бүгенгесе көндә Яңа Тинчәле авылында 267 хуҗалык, 558 кеше яши. Авылда мәдәният йорты, китапханә, мәктәп, ФАП эшли. Төп халкы татарлар. Яңа Тинчәле халкының элек-электән килгән, бүгенгесе көндә дә төп шөгельләре - игенчелек һәм терлекчелек.
Яңа Тинчәле - күп кенә күренекле шәхесләрнең кече ватаны. Авылдашлары педагоглар һәм язучылар, бертуганнар Касыйм һәм Ибраһим Бикколовлар, “Искра“ хуҗалыгын төрле елларда җитәкләгән Шәүкәт Хәсәнов һәм Мөхәррәм Мөхәммәтҗанов, фән докторлары һәм җитәкчеләр Равил Лотфуллин һәм Шамил Алиев, бертуганнар - “ Татарстан ит промышленносте” ААҖ генераль директоры Ринат Гайзатуллин һәм Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин, “Серго исемендәге завод” җитештерү берләшмәсе” (ПОЗИС) федераль дәүләт унитал предприятиесе генераль директоры Радик Хәсәнов, озак еллар дәвамында Яңа Тинчәле мәктәбен җитәкләгән, күпләрнең остазы булган Ниязый Фәизов, хуҗалык җитәкчесе Расих Мифтахетдинов, галимнәр һәм җитәкчеләр Флера Сәйфуллина, Гомәр Хәсәнов, шагыйрә Йолдыз Шәрапова, җырчы Фәннур Хәсәнов, туган туфракта күпьеллык намуслы хезмәтләре белән абруй һәм ихтирам казанган Әнвәр Җамалетдинов, Шәүкәт Мадыйшев, Фердинанд Амануллов, Гөлсинә Хәйбуллина һ.б. белән хаклы рәвештә горурланалар.
Яңа Тинчәле халкы бүген дә матди һәм рухи байлыклар тудыра, күкрәтеп икмәк үстерә, яланны тутырып мал үрчетә, күренекле шәхесләрне, төрле һөнәр ияләрен мулдан бирә – алдагы буыннарга бай һәм затлы мирас калдыра. Киләчәкнең тотрыклы нигезен төзи, гасырлардан килгән үҗәтлеге һәм белемгә хирыслыгы белән үзенең тамырларын өйрәнә. Чөнки үткәне юкның киләчәге дә булмый – Тарих галиҗәнаплары әледән-әле безгә моны искәртеп тора. Хәтер тормышка җан өрә. Яңа Тинчәленең киләчәккә төбәлгән яңарыш таңы, хәтер таңы ата. Бу таңда яңа казанышлар, яңа игелекләр ярала.
Сүземне йомгаклап, шуны әйтәсем килә: без үз Туган төбәгебез тарихын ныграк өйрәнәбез икән, аның киләчәге турында да тирәнрәк уйланырбыз дигән нигез бар. Үткәнебез турында мәгълүматлар табарга, тарихи фактларны ачарга һәркемнең кулыннан килә. Аны белү, тарихи истәлекләрне бергә туплау, саклау безгә тормышта үз урыныбызны табарга, Ватаныбызга файдалы булып үсәргә ярдәм итәр. Һәрбер яңа буынның язмышы үткән заман белән аерылгысыз бәйләнештә тора. Бүгенге материаль һәм рухи культурабызның, барлык казанышларыбыз һәм җиңүләребезнең чыганагы әнә шуннан килә.

Соңгы яңарту: 2014 елның 31 октябре, 13:36

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International