10.07.2022 Югары Лашчы авыл җирлегенә кергән Татар Аксуы авылында балалар өчен сабантуе үткәрелде.

Югары Лашчы авыл җирлегенә кергән Татар Аксуы авылында балалар өчен сабантуе үткәрелде. Авыл кечкенә булса да, җәен авылда яшәүче әби-бабайлар янына бик күп оныклар, оныкчыклар җыела. Балаларның бер көне клуб алдындагы мәйданчыкта үтте, чөнки авыл клубы җитәкчесе Ләйсән Зарипова алар өчен уеннар әзерләгән иде. Һәммәсе дә актив катнашып, спонсорлар тарафыннан әзерләнгән бүләкләргә шатланып, бәйрәмнән күтәренке кәеф белән кайтып киттеләр. Авылның киләчәге булсын иде, авылыбыз югалмасын иде дигән теләктә калабыз!

 

Последнее обновление: 13 июля 2022 г., 14:28

Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International