20.09.2013 "Экстремизму - нет"

“Экстремистлыкка – юк!” айлыгы кысаларында 20 нче сентябрь көнне Аксу мәдәният йортында китапханә белән берлектә “Дөньялар имин булсын!” темасы астында кичә үткәрелде. Кичәне Аксу урта мәктәбе укучылары һәм укытучылары, авылдашларыбыз карады.
Кичәне Аксу урта мәктәбенең тарих укытучысы Камалиева Гүзәл Җәвит кызы “Террорчылык һәм экстремистлык җәмгыятькә янау” дигән чыгышы белән башлап җибәрде. Авылыбызның имамы Шарафуллин Зөфәр Хафиз улы “Ислам дине-тынычлыкны яклаучы дин” темасына ясаган чыгышы бик эчтәлекле булды. Аннан соң сүз укучыларга бирелде. Алар тынычлык темасына шигырьләр сөйләделәр, җырлар башкардылар.
Айлык барышында укучылар “Без тынычлык яклы” темасына рәсемнәр ясадылар. Кичәдә бәйгегә йомгак ясалды, җиңүчеләр билгеләнде. Укучыларга Мактау грамоталары һәм бүләкләр тапшырылды.

Последнее обновление: 9 февраля 2021 г., 22:47

Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International