21.02.2014 в Аксунском сельском доме культуре прошло мероприятие по теме “Чәчәк кебек матур туган тел”.

21 февраль – Халыкара  туган тел көне уңаеннан мәдәният йортында “Чәчәк кебек матур туган тел” темасы астында КВН – ярыш үткәрелде. Бәйгене Аксу авылы китапханәчесе Нургалиева Ф.Җ. оештырды, ә аңа алып баруда Аксу урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәйруллина Р.Ф. ярдәм итте. Кичәнең беренче өлешендә туган тел көненең килеп чыгу тарихы белән таныштырылды, ә икенче өлешендә 2 команда: “Тел белгечләре” һәм “Тукай оныклары” көч сынашты. Кичәне карарга килгән укучылар, укытучылар, авыл халкы кичәне оештыручыларга рәхмәтләрен белдерделәр.
   

Последнее обновление: 10 февраля 2021 г., 10:41

Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International