Ифтар мәҗлесе-туганнар очрашуы.

 

 

2024 елда гаилә кыйммәтләрен үстерүгә, гаилә институтын ныгытуга һәм ярдәм чараларын көчәйтүгә аерым игътибар биреләчәк

Гаилә Кешене барлыкка китерә һәм аның үсешкә омтылышын хуплый, әгәр гаилә әгъзалары башка кешеләр белән дә уртаклашырга теләгән кыйммәтләрне берләштерә икән: Мәхәббәт һәм тугрылык, сәламәтлек һәм иминлек, ата-аналарны хөрмәт итү, өлкәннәр һәм кечеләрне кайгырту, нәселне дәвам итү. Гаиләнең бала тормышында, аның формалашуында һәм тәртибендә аерым әһәмияте бар. Гаиләдә шәхеснең барлык сыйфатлары формалаша ала.

"Көчле гаилә-ул тормыштагы төп кыйммәт, ул мәхәббәт, зирәклек, үзара хөрмәт, җаваплылык, бер-берсенә тугрылык ныгытмасы булып тора, һәрвакыт дәүләт һәм җәмгыятьнең таянычы булды һәм булып кала. Нәкъ менә гаиләдә кеше тирә-юнь дөньясын танып белә, үз халкының рухи-әхлакый традицияләрен үзләштерә, Ватанга һәм якыннарына мәхәббәтне өйрәнә..

Елдан ел килә торган –традициялэр нигезендэ Калимуллинар нәселе 1 апрель  көнне “Аулак” кафесындэ ифтар мәҗелесе оештырдылар.Мәҗлескә барлык биш туганның балалары ,оныклары чакырылды. Очрашуга Тәтеш шәһәренен имамы Инсаф хәзрэт килде.Ул ифтарның беренче өлешен алып барды. Баштв вәгазь сөйләде,әби-бабайларга дога колынды,коръән укыды. Мәҗлеснең икенче өлешендә  туганнар үзләре белән булган кызыклы,куңелле вакыйгаларны искә төшерделәр,әти-әниләре мисалында  узләренең балаларын ничек тәрбияләү,аңлату эшләре алып баруларын сөйләделэр. Ифтар барышында тәмле ризыклар белән сыйландылар. Менә шундый очрашулар нәселне ныгыта,якынайта,балалар узләренең туганнары кем икәнен,кая яшәвен,ни белән шөгелләнгәнен исендә калдыралар. Мондый тәрбияви чараны Кэлимуллиннар нәселе елда кабатлап торырга тырыша.

Бу нәселнен бер әгъзасы Гәйнуллина Гузэл туганнырын Россия Федерациясенең «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Законы белән таныштырды. Законның иң актуаль статьяларын карадылар: кулланучының тиешле сыйфатлы товарны алмаштыру хокукы һәм алмаштырылырга тиеш булмаган тиешле сыйфатлы азык-төлек булмаган товарлар исемлеге; товарны сатуның дистанцион ысулы турында; товарда кимчелекләр ачыкланганда кулланучы хокуклары турында; товарның кимчелекләренә карата дәгъва белдерү вакыты каралды.

Бу Мәҗлес-ифтар туганнар кунелендә якты истәлек һәм кунелле очрашу булып калачак

 

Яшел Үзән территориаль органы 01.04.2024

 

Соңгы яңарту: 2024 елның 9 апреле, 08:52

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International